Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Сак булыгыз, мошенниклар!"

Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле,  авыл халкы өчен "Сак булыгыз, мошенниклар!» профилактик акциясе уздырдык.Китапханәче авыл халкына алдашуның яңа ысуллары турында сөйләде , теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга, ничек корбан булмаска, нинди тәртип кагыйдәләрен истә тотарга кирәклеген аңлатты. Акциядә катнашучыларның барысына да " Сак булыгыз, мошенниклар!"аеруча киң таралган мошенниклык схемалары турында мәгълүмат бирелгән буклетлар таратылды.

Китапханәдә эшлекле хәбәрләр почмагында бу темага информация,https://www.instagram.com/shekinskaya_bibl51/ битендә " Сак булыгыз, мошенниклар!"видеоролик тәкъдим ителде.