Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Көз килде. уңыш булды".

Китапханәдә «Көз килде, уңыш булды»дигән бәйрәм узды. Урамда  салкын, ә бездә җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрде. Балаларга кунакка  көз кызы  үзе килде (китапханәче Локманова Г. Х). Китапханәче балаларга көзге айлар һәм аларның үзенчәлекләре, көзге бүләкләр турында сөйләде, табышмакларга җавап бирде. Балалар көзнең матурлыгына сокландылар, шагыйрьләрнең  сукмакларында яшеренгән елның матур фасылы билгеләрен таптылар, мәкальләр, әйтемнәрне  искә төшерделәр һәм күңелле уеннар уйнадылар.  Китапханәдә узган бәйрәм - ул һәрвакыт искиткеч могҗизалар, Тылсымлы буяулар, балаларның яңгыравыклы көлүе,елмаюлар һәм күңел ачу. , Китапханәдәге кызыклы чараларда катнашып  балаларның кәефләре күтәрелеп, бирегә гел киләсе килеп торулары безнең өчен зур сөенеч.