Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Дөньякүләм акция "Татарча диктант яз"

  • Татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту максатыннан, 10 сентябрь көнне Шекә авыл китапханәсе үзенең иң актив укучылары белән Дөньякүләм "Татарча диктант яз" акциясенә катнашты. Диктант язарга килгән укучылар "Белемле, акыллы китаплар" китап күргәзмәсе аша, кызыксындырган сорауларына җавап ала алдылар. Китапханәче диктант язу тәртибе белән таныштырып, авыр язылышлы сүзләрнең язылышын аңлатты, аннан диктантны әйтеп торып яздырды һәм тикшереп билгеләр куйды.
    Бергә җыелып диктант язу һәр кешегә ошады.v