Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Без китап докторлары.

"Көзге шәфкатьлелек" атнасы кысаларында балаларда китапка сакчыл караш тәрбияләү максаты белән "без китап докторлары"дигән шәфкатьлелек дәресе үткәрелде. Яшь китап укучылар китапханәче белән берлектә китаплар белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Китаплар кулдан кулга күчкәч, Синнән соң китап чиста һәм пөхтә булсын өчен тырышырга кирәк. Китапханәче балалар белән клей, скотч, кәгазь, ластик һәм кайчы кебек гади кул астындагы чаралар ярдәмендә китапларны «тормышка» кайтарырга " мөмкин булуы серләре белән уртаклаштылар. Балалар «авыру» китапларга ярдәм итүгә бик шат булдылар һәм иске китапларны "дәваладылар", китапларга булган мәхәббәтләрен күрсәттеләр.