Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Без террорга каршы!!!»

Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата 2005 елда «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» Федераль закон белән билгеләнгән иде һәм ул Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Китапханәдә кече яшьтәге китап укучылар өчен «Без террорга каршы»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балалар «терроризм», «теракт», «экстремизм» һ.б. сүзләрнең билгеләмәсен белделәр, 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗига турында искә төшерделәр. Китапханәче балаларга терроризм проблемасының мөһимлеге һәм әһәмияте, истәлекле дата барлыкка килү тарихы , теракт янаган очракта һәм заложникларга басып алынган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде.
Әңгәмә ахырында балалар «Терроризм – кешелекнең иң зур афәте», терроризмга каршы тору һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында презентация карадылар.