Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Россия символларында ил тарихы"

22 август Россия флагы көне. Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне-үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм. Шул уңайдан Бөтенроссия "Под  флагом страны" акциясенә кушылдык һәм "Россия символларында ил тарихы" дип исемләнгән викторина уздырдык. Чараның максаты-балаларда илнең дәүләт символларына ихтирамлы мөнәсәбәт, патриотик хисләр, үз ватаныңа мәхәббәт тәрбияләү. Китапханәче балаларны бу бәйрәмнең тарихы, Россия триколорының барлыкка килүе, флагның һәр төсен символлаштыруы, дәүләт символикасы  белән таныштырды. Яшь китап укучылар символикалар турында мәгълүмат алдылар, викторина сорауларына җавап биреп, дәүләт символлары турында табышмакларга җаваплар бирделәр, рус халкын Туган ил турында язган мәкальләр һәм әйтемнәр турында белделәр.