Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Табигать тиңсез хәзинә"

Җәй ел фасылының иң матур чагы. 5-12 август көннәрендә китапханәдә “Җәйге хәзинәләр” китап күргәзмәсе эшләде.Киң катлам китап укучылар белән " Табигать тиңсез хәзинә" темасына мәгълүмат сәгате уздырды.

Күргәзмәдә җыелган дару үләннәре, үстергән яшелчә, җиләк-җимешне куллану турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Китапханәче һәр укучыга күргәзмә буенча файдалы мәгълъмат биреп, «Кышка иң тәмле салат рецептлары», «Дару үләннәре» буклетларын бүләк итте. Буклетта дару үләне кайсы авырту вакытында файдалы, яшелчәләрдән кыш өчен салатлар рецептлары тәкъдим ителде.