Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Истәлек мемориалларына чәчәкләр салу

22 июнь көнне , Хәтер һәм кайгы көнендә, Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгы уңаеннан, Шекә авылындагы обелискка чәчәкләр салу тантанасы узды .

1941 елның 22 июне. Куркыныч дата. Зур илебезнең миллионлаган халкы өчен киләчәккә барлык планнар да җимерелгән көн.
Шекә мәдәният хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган митингны әнә шундый сүзләр белән башлап җибәрделәр. Митингта катнашучылар һәлак булучыларны догалар белән искә алдылар һәм обелискка чәчәкләр куйдылар.