Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Хәтер белән без мәңгелек". "Хәтер шәме" акциясе.

22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн-Хәтер һәм кайгы көне. Без Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан”Хәтер шәме” акциясенә кушылып,  “Хәтер белән без мәңгелек" дип исемләнгән чара уздырдык.   Китапханәче «Хәтер шәме» Халыкара акциясе турында сөйләп, үзебезнең  авылыбыздан ил азатлыгы өчен Бөек Ватан сугышында булучыларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан  төзелгән Хәтер-Память сайты белән таныштырды, өлкән буын кешеләренә ул елларның хәтирәсе итеп әти-әниләре, әби-бабайлары турында үзләрендә булган мәгълүматлар белән бу сайтта истәлекләр калдырырга мөмкинлеген аңлатты. Авылыбыз китапханәсенең бу авыр еллардагы хезмәте турында  “Сугыш. Язмыш. Китапханә” презентациясе ярдәмендә сөйләде.   
“Мәңгелек ут-безнең хәтердә” китап күргәзмәсе аша сугыш елларының хәтирәләре, язучыларыбыз иҗат иткән әсәрләре турында фикер алыштык.
Чара барышында  шәм кабынды, барлык катнашучылар да бер минут тынлык белән сугыштылар һәм безнең азатлыгыбыз өчен гомерләрен биргәннәрне искә алдык.