Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Без барыбыз да табигать өчен җаваплы”

Балаларның  кеше гаебе белән килеп чыга торган экологик проблемалар турында күзаллауларын киңәйтү, табигатькә һәм тереклеккә сак караш тәрбияләү,  табигать саклау чараларында катнашуга өндәү максатыннан Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә “Без барыбыз да табигать өчен җаваплы” дип исемләнгән экологик сәгать уздырдык. Чара барышында балалар экологиянең нәрсә икәнлеген, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм безнең уртак йортыбыз-Җир планетасын саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Китапханәче балаларны экологик кагыйдәләр һәм гаҗәеп фактлар белән таныштырды, кешенең әйләнә-тирә мохиттән: һава, су, хуш исле болын,  яфраклардан башка яши алмавын аңладылар, табигатьтә зарарлы, кирәкмәгән үсемлекләр һәм хайваннар булмавын, аларның барысы да тыгыз бәйләнештә булуын, һәрберсе  үзенчә матур һәм файдалы икәнен  белделәр, аларның кайберләре Арча районының  Кызыл китабына гына түгел, Россиянең Кызыл китабына да кертелгән булуын аңлаттык. Балалар игътибарына "Табигать һәм без » дип аталган китаплар күргәзмсе тәкъдим ителде, табигать турындагы кызыклы әсәрләрне бергәләп укыдык, табышмаклар чиштек.