Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Сабантуйга бүләк җыю.

6 июнь көнне Шекә һәм Илдус авылларында мәдәният хезмәткәрләре  Сабантуйга бүләкләр җыюны оештырдык.Ел саен авыл халкы милли бәйрәмне  көтеп ала. Быел да бәйрәмгә бүләкләр җыю бик күңелле узды. Хуҗалар безне кадерле кунаклар буларак каршы алды, яхшы теләкләр белән бүләкләр тапшырдылар, ә балаларга тәм-томнар белән куандырдылар.