Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Балачак бәйрәме

Сабантуй-ул күңелле бәйрәм, ул төрле конкурслар һәм уеннардан башка узмый. 29 май көнне кече яшьтәге китап укучылар өчен Балаларны яклау көненә багышланган балалар Сабантуе үткәрелде. Программага спортның барлык милли төрләре - капчык киеп сикерү, кашык һәм йомырка белән йөгерү, боҗра ыргыту һәм башкалар керде. Барлык балалар да спортның һәр төрендә актив катнаштылар һәм кечкенә бүләкләр алдылар.