Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Минем гаиләм – минем байлыгым»

15 майда БМО Генераль Ассамблеясы инициативасы белән бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көнне без балигъ булмаган балалар белән  «Минем гаиләм – минем байлыгым» дип исемләнгән  чара үткәрдек. Китапханәче балаларга бәйрәмнең тарихы, гаилә кыйммәтләре, туганнарын һәм якыннарын берләштерүче күркәм традицияләрне саклау турында сөйләде. "Тату гаилә - бәхетле гаилә" китап күргәзмәсеннән балалар шигырьләр укыдылар.
Соңыннан гаилә турында табышмаклар һәм мәкальләр конкурсы үткәрелде. Чара ахырында балалар үз гаиләләрендәге мөнәсәбәтләр, якыннарын ничек хөрмәт итәргә һәм сакларга кирәклеге турында сөйләделәр.Бәйрәм бик җылы, дустанә атмосферада үтте.