Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

" Ут белән сак бул" мәгълүмат сәгате

Утның җылылык  һәм яктылык чыганагы гына түгел,саксыз эш иткән очракта күп бәла- казалар сәбәпчесе булуын төшендерү, ут һәм көнкүреш приборлары белән сак,дөрес эш итә белү,
язгы матур, җылы көннәр башлану белән  янгын чыгу очраклары артуын,  шуңа күрә яз җитү белән, басу-кырлардагы коры камылны, бакча, ишегалдындагы кипкән үлән белән чүп-чарны яндыру катгый тыелуын аңлату максатыннан кече яшьтәге укучылар белән " Ут белән сак бул" мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче янгын ничек чыга, нинди саклык чараларын һәр кеше белергә тиеш икәнлеген аңлатып сөйләп, беренче ярдәм чакыру телефон номерларын искәртеп аңлату эшләре алып барды. "Ярый- ярамый" уены уйналды. "Син нишләр идең...." уены аша төрле ситуацияле хәлләрне бергәләп чиштек.  Урманнарда янгын чыгу очрагы аеруча да куркыныч икәнен сөйләп, урманны ут күздән саклау мөһимлеген аңлаттык.