Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Онытырга безнең хакыбыз юк".

8 май көнне, традиция буенча, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын дигән теләктә, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәлгә венок салынды. Батырлар бер минут тынлык белән искә алынды.

Авылыбызда яшәүче 4 тыл ветеранының өенә барып хәлләрен белеп, бәйрәм белән котлап кайттык.

Без һәрвакыт безгә тынычлык, яз, тормыш бүләк итүчеләр алдында бурычлы. Сезнең алда баш иябез, хөрмәтле солдатлар һәм Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәре, тыл ветераннары!