Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

XII халыкара акция «Балаларга сугыш турында укыйбыз-2021»

Шекә авыл китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз-2021»дип исемләнгән XII халыкара  акциядә катнашты. Акциянең оештыручысы  "Самара өлкә балалар китапханәсе".Аның төп максаты-1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре үрнәгендә балаларда һәм үсмерләрдә гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү.Уку һәм фикер алышу өчен акциядә катнашучыларга М.Җәлилнең «Соңгы көрәшкә» әсәре тәкъдим ителде.Әсәрне  тыңлап, балалар үз Ватаныңны ничек яратырга кирәклеген, авыр минутларда аны дошманнан саклый белү мөһим икәнлеген аңладылар.