Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Безнең күңелләрдә син , Тукай"

26 апрель көнне, киң катлам укучылар өчен, Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган«Безнең күңелләрдә син, Тукай»дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чара башында китапханәче шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, «Тукай сүнмәс йолдыз ул " дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итте. . Чарада катнашучы башлангыч сыйныф укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп аның әсәрләрен сөйләдерәр. “Кәҗә белән Сарык маҗаралары” дип исемләнгән театр күрсәттеләр. Китапханәче “Булсаң зирәк, әйт тизрәк” уены аша, Тукай әсәрләреннән сораулар биреп, тамашачыларның белемен тикшерде. Чара бөек татар шагыйре Г.Тукайның әдәби мирасы белән горурлану хисләре һәм күңелле тәэсирләр калдырды.