Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Сугыш хатын-кыз йөзле түгел"

20 нче апрель көнне «Сугыш хатын – кыз йөзле түгел» проекты кысаларында чара уздырылды. Аның максаты: сугыш чорында хезмәт куючыларның, хатын-кызларның батырлыкларына укучыларның игътибарларын җәлеп итү; балаларда патриотик хисләр тәрбияләү. Чараны китапханәче Дамир Ахметзяновның " Бурычлыбыз Сезгә ветераннар" шигыре белән башлады. Шушы якты, тыныч дөньяда яшәвебез белән без ветераннарыбызга рәхмәтле"-дип сөйләп, "Хәтер" сайты аша Шекә авылыннан сугышта булган ветераннар, тыл ветераннары турында мәгълүмат карадык. Чарага укучылар шушы темага рәсемнәр ясап килергә тиешләр иде.Балалар үз рәсемнәрендә сугышны күзаллап һәм анда хатын-кызның уйнаган ролен сүрәтләгәннәр, авыр сугыш елларында да хатын-кызларның көчле, матур булуларын азсызыклап күрсәткәннәр. Укучылар үз рәсемнәре буенча үз фикерләрен әйтеп, рәсемнәрен анализлап күрсәттеләр.