Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Әкиятләр иленә сәяхәт"

Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан, шагыйрнең  иҗаты аша балаларда гомум кешелек, намуслык, тугрылык, кайгыртучанлык сыйфатларын тәрбияләү максатыннан " Әкиятләр иленә сәяхәт" видеосеанс   оештырдык, бик матур әкиятләр карадык. Батыр егет Былтыр, мескен Кисекбаш, аның хатыны һәм башка бик күп персонажлар балалар күңеленә хуш килде. Әкият геройларының гамәлләре аша,  яхшылык һәм явызлыкның бер - берсе белән көрәшеп яшәвен, батырлык белән тәвәкәллелекнең зур көч булуын, узара дус- тату булганда төрле авырлыкларyы җиңел чишәргә мөмкин икәнлеген аңладылар.