Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Чиксез галәм серләре"

Космонавтика көне-илебез тормышында мөһим вакыйга, һәм бу хакта балалар белергә тиеш. 2021 елның 12 апрелендә беренче кешенең галәмгә очуына 60 ел тула.Шул уңайдан Шекә авыл китапханәсендә, кече яшьтәге китап укучылар өчен , танып-белү активлыгын үстерү, космос, космонавтика һәм космонавтлар турында белемнәрне формалаштыру максатыннан “Чиксез галәм серләре” дип исемләнгән викторина узды. Чара башында китапханәче балаларга космонавтика көне турында бераз мәгълүмат биреп, балаларның космос, йолдызлар, планеталар турында белемнәрен ныгытты. “Балаларга космос турында” дип исемләнгән  презентация күрсәтелеп, викторина сорауларына җавап бирергэ тәгъдим ителде. Викторинада катнашучылар кеше тарафыннан Космосның барлыкка килү тарихы турында кызыклы фактлар белделәр, табышмаклар чиштеләр,үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар . Чара балаларга яхшы кәеф алып килде, күңелле һәм мавыктыргыч үтте.