Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне.

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне.Сәламәтлек –ул кешегә табигатьбиргән иң зур байлык.Бу көн   сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен  һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә.Шул уңайдан  китапханәбездә,сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау  максатыннан,”Сәламәтлек сагында ” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.Күргәзмәдә "Дөрес туклану- сәламәтлек нигезе", "Сәламәт яшәү серләре", "Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" сәхифәләре аша,  сәламәтлеккә җаваплы караш тәрбияләү, күп кенә авыртуларны булдырмый калу, дәвалау буенча киңәшләр тәкъдим ителде.
Шекә авыл клубында балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү,  сәламәтлекләрен ныгыту, физик сыйфатларын арттыру;  ихтыяр көче, кыюлык, сабырлык,  бердәмлек сыйфатларын тәрбияләү максатыннан. 1-6 сыйныф укучылары белән "Күңелле стартлар" күңел ачу кичәсе узды.  Чара башланганда китапханәче укучыларга сәламәтлекнең иң зур байлык икәнен аңлатып сөйләп, укучыларны чараның программасы белән таныштырды.

Күңелле стартлар» программасы шактый бай эчтәлекле иде. Беренче бирем командаларның чыгышлары булды. Ул күңелле һәм рифмлы булды. Командаларга
төп өлеше - эстафеталар. Командаларга йөгерү, сикерү, туплар белән эстафета, кыршау кебек кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. "Күңелле стартлар" ның барлык этаплары киеренке көрәштә узды. Җанатарлар үз командалары өчен борчылдылар. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар.   Бу көн балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. "Күңелле стартларда» катнашып, балалар үзләрен чын коллектив итеп тойдылар! Ярыш нәтиҗәләре буенча «дуслык» җиңде!