Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Җирле үзидәрә: үткәне, бүгенгесе” .Мәгълүмат сәгате.

8 апрель көнне, 21 апрель- Җирле үзидәрә органнары көне уңаеннан, Шекә авыл китапханәсендә, авыл клубы белән берлектә, киң катлам китап укучылар өчен,  “Җирле үзидәрә: үткәне, бүгенгесе” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.

Чара башында китапханәче Локманова Г.Х. 235 ел элек Екатерина Икенче җирле үзидарә турында Россия законнары үсешенә башлангыч бирүен, 2012 елда Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 21 апрель рәсми рәвештә җирле үзидарә көне дип игълан ителү искәртеп, 1917-1973 елларда Шекә авыл советы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде , ул вакыттагы җитәкчеләр белән таныштырып, “Җирле үзидәрә: үткәне, бүгенгесе“ күргәзмәсен тәкъдим итте. Хәзерге Шушмабаш җирле үзидәрәсе шул елларда Шекә авылында булып, 1973 елдан Шушмабаш авылына күчүен сөйләде.

Клуб мөдире Абдуллина Л. Р. Җирле үзидәрә эшчәнлегенең бүгенге эшләре белән презентация күрсәтеп таныштырды.

” Бүген җирле үзидарә органнарына территорияләрнең социаль-икътисади халәте, халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Үз халкыңа хезмәт итүдән дә дәрәҗәлерәк һөнәр юк”-дип , бу хезмәттә үз өлешләрен керткән хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлап тәмамланда чара/