Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Татар халык ашлары-бик тәмле һәм файдалы"

Милли ризыклар, аларны әзерләү осталыгы, татар халкының кунакчыллыгы турында искә төшерү максатыннан " Татар халык ашлары, бик тәмле һәм файдалы" әдәби кафе уздырдык. Китапханәче милли ризыкларның кыскача тарихы  турында сөйләп, иң популяр ризыкларны әзерләү тәртибе бирелгән китаплар белән таныштырып,  китаптан балалар кызыксынган ризыкларның рецептлары белән таныштырды. Татар халкының аш- суга осталыгын искәртеп,  халык культурасы һәм көнкүреше үсү процессында милли ашларыбызның күптөрлелеген аңлатты.
Табышмаклар, сораулар аша , " Дәвам ит",  "Адашкан" уеннары оештырып буталган хәрефләрне үз урынына куеп, ризыкларның исемнәрен ачыкладык. Шәүкәт Галиевның "Кунаклар" шигырен укып, укучыларның  иң яраткан милли ризыкларын  барладык. Чара ахырында бавырсак, балан, эремчек бәлешеннән авыз иттеп " Ак калфак" оешмасы хатын- кызлары" тәкъдим иткән" Милли ризык табыныбыз күрке" видеоролигын карадык.