Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Бәхетләрең белән кил, Яңа ел! Бәйрәм кичәсе

     Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри уйлар килеп баса. Яңа ел диюгә – уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә. Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре , шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып яңа – Әтәч елы аяк баса.

        30 декабрь көнне клуб белән берлектә Яңа елга багышлап “Бәхетләрең белән кил, Яңа ел!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичә Хоттабычның кувшин эченнән чыгып, убырлы карчыклар белән бәйрәмгә килүләре белән башланып китте. Кыш бабай, Кар кызы  бәйрәмебезнең төп кунаклары булдылар. Тамашачылар кунаклар белән чыршы әйләнеп җырладылар, биеделәр, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп, табышмакларына җавап биреп, бүләкләр алдылар. Күп төрле уеннар уйнатылды.Бәйрәм кичәсе күңелле үтте.