Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Китап белән күз ачыла, сүз белән тел ачыла"

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Кече яшьтәге  укучылар өчен," Китап белән күз ачыла, сүз белән тел ачыла"дип исемләнгән чара уздырылды.Яңа китаплар белән таныштырып,шигырьләр,әкиятләр кычкырып укылды.Ошаткан китапларын тәрбияче апалары белән  укырга да  алдылар. Соңыннан бик яратып  әкиятләрне иллюстрацияләре буенча тануга "Дөрес төзе" уенын уйнап,  иң күп белүчеләр  ачыкланды.