Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Нәүрүз мөбәрәк булсын"

Нәүрүз-яз, Игелек бәйрәме, шулай ук татар халкының иң матур, көтеп алынган йола бәйрәмнәренең берсе. Без Шекә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән бергә, бу бәйрәмне күңелле итеп билгеләп үттек. Бәйрәмгә кунакка матур киенгән Нәүрүз-яз кызы килде. Бәйрәм кунагы- китапханәче Локманова Г. Х. Кыш бабай ролендә иде. Алар үзара ярыштылар: Кыш бабай бирешергә теләмәде,ләкин җиңелде, чөнки урамда җылы, язгы кояш яктырта. Яз - Нәүрүзбикә җиңде. Балалар зур теләк белән барлык конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар, бик күп яңалыклар белделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, "Түбәтәй", "Чума үрдәк, чума каз"халык уеннары уйнадылар.
Бәйрәм вакытында күңелле  атмосфера хөкем сөрде, барысы да шатланды. Мондый фольклор бәйрәмнәр дуслыкны сакларга, йола бәйрәмнәренә, туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләргә ярдәм итә.