Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Язгы чорда бозда куркынычсызлык кагыйдәләре”

Балаларны бозда куркынычсызлык кагыйдәләре, боз астына киткән кешеләргә беренче ярдәм күрсәтү методикасы белән таныштыру, боз белән капланган сулыкларда бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан китапханәдә Шекә башлангыч мәктәбе укучылары белән “Язгы чорда бозда куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче укучыларга язгы табигатьтәге үзгәрешләр турында сөйләп, язгы чорда су объектларында боз астына төшкәндә һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә чакырып, . «Игътибар! Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре» видеоролигы аша тулы күзаллау булдырды. Куркыныч туган очракларда нинди телефон номерын җыярга, кар астына су төшү, түбә асларында йөрергә ярамаганлыкны, язын ничек киенергә икәнен аңлатып сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алып, үз фикерләрен әйттеләр.