Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Кулланучы, үз хокукларын бел" белем бирү акциясе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында,  «Кулланучы, үз хокукларын бел"дигән белем бирү акциясе узды.Әңгәмә барышында сатып алучылар белән түбәндәге сораулар турында сойлэштек: Кем ул кулланучылар? Алар нинди хокукларга ия? "Кулланучы хокукларын яклау турында" закон кайчан кабул ителде һәм аның төп маддәләрендэ нәрсә әйтелә? Һәр сатып алучыга «Синең хокукларың, сатып алучы " дигән белешмәлек таратылды.

Кызганычка каршы, күбебез вакыт-вакыт сыйфатсыз товар сатып ала. Белешмәлектә кулланучының товарны алыштыру яки кире кайтару кебек сатучыга яки җитештерүчегә үз дәгъваларын белдерергә хокуклы булуы турында мисаллар китерелә.Белешмәлекләр шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау көнендә китапханәдә абонементта һәм барлык кулланучыларга да таратылды.