Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Без, без, без идек..."

Бала тәрбияләүдә татар халык уеннары борынгы заманнардан ук кулланып килгәннәр. Шул уеннар ярдәмендә аның күңелендә туган телгә, туган җиргә, халкына мәхәббәт тернәкләнә. Телебезнең матурлыгын , байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга булышу максатыннан "Без, без, без идек..."милли уеннар кичәсе уздырдык. Чара башында китапханәче татар халкының яратып уйнала торган уеннары турында сөйләп, уен өчен кызыклы "җәза"лар сайларга үз киңәшләрен бирде.  "Без, без, без идек", "Яулык алыш", "Капкалы", "Түбәтәй", "Мәликә" уеннарын оештырдык. Берсеннән-берсе кызыклы уеннарны балалар бик кызыксынып уйнадылар, уен барышында үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен күрсәтеп, чарадан бик кәнагәтъ калдылар.