Тыл ветераннарын котлау.
Сугыш елларында халыкның батырларча эшләре турында сөйләгәндә, аеруча хатын-кызларның хезмәт батырлыгы турында әйтәсе килә. Аларның хезмәте Ватаныбызның героик елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган.
Безнең авылда ел башында 5 тыл ветераны яшәде. Кызганычка каршы, безнең арада ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре көннән-көн азая бара. Бүгенге көндә 4 тыл ветераны гына калды. Без аларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котладык. Тыл хезмәтчәннәре безне бик җылы каршы алдылар, авыр сугыш еллары турында сөйләделәр , игътибар күрсәткәнебез өчен рәхмәт белдерделәр һәм, һичшиксез, җылы котлаудан канәгать калдылар.