Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Тормыш яме- хатан-кызда"

Яз белән бергә, безгә матур бәйрәм - 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне килде. Бу көн һәркемне  кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары белән җылыта. Бу бәйрәм уңаеннан авыл клубында "Тормыш яме - хатын-кызда"дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Чараны китапханәче Локманова Г. Х. алып барды, концерт программасы үзе турында якты, кояшлы, бәйрәм кәефе калдырды.

Тамашачылар, барлык катнашучылар һәм концертны оештыручылар адресына рәхмәт сүзләре белән таралыштылар.