Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

" Без Тукай оныклары"

Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан, укучыларның белемнәрен тирәнәйтү, шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту, иҗади сәләтләрен үстереп, милли үзаң , үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары белән " Без Тукай оныклары" дип исемләнгән кичә узды. Китапханәче укучыларны " Тукай сүнмәс йолдыз ул " күргәзмәсеннән, "Тукай дөньясында" сәхифәсе аша, шагыйрьнең тормышы, иҗаты турында сөйләде, табышмаклар, кызыклы логик сораулар ярдәмендә шагыйрьнең әсәрләрен бергәләп искә төшердек. Балалар үзләре яраткан Тукай геройларын рәсемгә төшерделәр. "Тукай әсәрләре безнең рәсемнәрдә" дип исемләнгән балалар рәсемнәреннән күргәзмә төзелде.