Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Тел-милләтнең төп билгесе"

Милли мәдәниятне һәм күпьеллык кыйммәтләрне торгызу, саклау һәм үстерү; туган телгә ихтирамны арттыру максатыннан "Ак калфак " оешмасы хатын-кызлары белән ""Тел-милләтнең төп билгесе" дип исемләнгән чара уздырдык. Чараны китапханәче тел турында күренекле кешеләр фикере белән таныштырудан башлап, халкыбыз тормышында телнең , милләтне саклауда авылның роле , бүгенгесе көндә , мәгариф һәм мәгърифәтнең милләтне саклауда тоткан урыны турында фикерләрен сорашып әңгәмә алып барды.
"Татарстан җирендә дә бик күп төрле милләт вәкилләре яши. Төрле дин, төрле милләт булган җирдә, әлбәттә инде, катнаш гаиләләр дә күп корыла. Бүгенге көндә яшләр арасында канат җәйгән катнаш никахларның милләткә, телебез югалуга тәэсире зур икәнен аңларга тиешбез."-дип сөйләп, чараның икенче өлешендә туган телнең серләрен, матурлыгын, байлыгын белү дәрәҗәсен ачыклау максатыннан "Мәкаль әйтеш", " Табышмак әйтәм, җавап тап", "Бер сүз белән әйт", "Дөрес төзе" һәм башка уеннар оештырдык. Илгизә апа Гильманова , әнисеннән истәлек итеп язып алган такмакларын укыды. Такмакларның күбесе милләт, телне саклау, әти-әнигә , туган илгә мәхәббәт темасына иде.Китапханәче " Туган телем үз телем, туган илем үз өем" күргәзмәсе аша татар халык авыз иҗаты әсәрләре "Бармак уеннары" , "Кем күбрәк сүз таба", "Кү-кү чыпчык" кебек кызыклы уеннарны искә төшерде.. Чара Габдулла Тукайның "И туган тел" җыры белән тәмамланды.