Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

#Мин хәтерлим

Ватанны саклаучылар көнендә без Ватанны батырларча саклаучыларга, тыныч вакытта авыр һәм җаваплы хезмәт итүчеләргә хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. 23 февраль бәйрәме-патриотизм хисен формалаштыру, Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә тартылу, Ватанны лаеклы яклаучылар өчен горурлык хисе тәрбияләү өчен яхшы сәбәп.Шул уңайдан # Мин хәтерлим акциясенә кушылып,  Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салу тантанасы булды. Китапханәче әлеге бәйрәмнең максаты турында сөйләп, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре адресына рәхмәт сүзләрен әйтте. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдык.