Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем"

21 февраль- Халыкара туган тел көне уңаеннан, кече яшьтәге укучылар белән "Дөньяда иң матур тел-ул минем туган телем " дип исемләнгән чара узды.Чараны китапханәче туган телебезнең иң матур тел икәнен аңлатып, туган йортыбызның , авылыбызның, илебезнең кадерле булуын, тел аша тоюыбызны аңлатып, бу бәйрәмнең төп максатын сөйләп башлады. Балалар чарага туган телебез турында шигырьләр өйрәнеп килгәннәр иде. Китапханәче балаларның белемнәрен сораулар ярдәмендә ачыклап, " Тылсымлы сүз", " Капка", "Дөрес җавапны тап" уеннарын оештырды. Сорауларга иң күп белүчеләр арасында, "Бу кайсы ил флагы? " уенын оештырып, Россия, Татарстан флагларын буядылар. Тапкыр-җор булырга өйрәткән мәкальләр, табышмаклар  аша, телебезнең бөеклешен күрсәтеп, "Туган тел" җырын җырлап тәмамладык. Чара балалар күңеленә хуш килде, алар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар.