Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

" Муса Җәлил- балалар дусты"

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, иҗатына кызыксыну уяту, шигырьләрен белү, әсәрләре аша балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү максатыннан Шекә балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә укучыларым белән "Муса Җәлил- балалар дусты" әдәби күңел ачу кичәсе уздырдык. Китапханәче балаларны " Татар халкының каһарманы-Муса Җәлил " күргәзмәсе аша тормышы, иҗаты белән таныштырып, герой- шагыйрь, аның батырлыгы турында мәгълүмат бирде. Балалар шагыйрьнең "Күке" , "Мин әтигә охшаган", "Карак песи", " "Кызыма" , "Маэмай" һәм башка шигырьләрен яттан сөйләделәр, "Сәгать" "Әтәч" җырларын җырладык, "Күрсәт әле үскәнем", "Куян" уеннарын уйнадык. Кичә кечкенә укучыларым күңеленә хуш килде, бик эчтәлекле, матур узды.