Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Җырым белән җиңдем дошманны"

15'февраль-герой шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгы уңаннан башлангыч сыйныф укучылары белән " Җырым белән җиңдем дошманны" батырлык сәгате узды. Китапханәче укучыларга Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләп " Татар халкының каһарманы- Муса Җәлил" китап күргәзмәсен тәкъдим итте. Җәлилчеләр, аларның яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы көрәш алып барулары, каһарманлыклары турында сөйләде. "Казанда Муса Җәлил музее" презентациясе белән, шагыйрнең шәхси әйберләре, тормыш шарты турында күзаллау булдырды. Укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр. Китапханәче шагыйрьнең " Моабит дәфтәрләре" шигырьләр җыентыгындагы шигырьләренең күбесе төрле телләргә тәрҗемә ителеп, миллионланган укучыларның мәхәббәтен яулавын әйтеп, туган илгә тугрылылык хисләрен чагылдып язылган " Кичер илем" шигырен укыды. "Аның кайсы гына шигырен укысак та, ул туган илен яраткан, җирдә тыныч тормыш булуын теләгән. Үзе үлсә дә, аның әсәрләре безне киләчәккә озата баралар, дус , тугырылыклы булырга өндиләр"-дип "Чәчәкләр" шигырен укып тәмамланды чара.