Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Тормыш яме-әнкәй, хатын-кыз.Әдәби кичә.

    27 ноябрь көнне китапханәдә әниләр көне уңаеннан, китапханә каршында оешкан “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы членнары белән “Тормыш яме – әнкәй, хатын-кыз” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Җир йөзендәге иң кадерле, иң изге кеше -  әниләр турында бу кичәбез. Максаты: газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү, гаиләдәге истәлекләрне барлау; бала һәм әти-әни мөнәсәбәтен ныгыту.

  Кичәдә әниләргә багышланган шигырьләр укылды, викторина уйнатылды, әниләр дә аптырап калмадылар-бер-берсенә матур теләкләр әйтешеп, истәлекләре белән уртаклашып, күңелле итеп кичәдә катнаштылар. Кичәдән канәгать булып, “Ак калфак оешмасы” членнары гел шулай китапханәдә очрашып торырга, кичәләрдә катнашырга сүз куештылар.