Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Без ришвәтчелек турында нәрсә беләбез.Белешмә сәгате.

  6 декабрь көнне китапханәдә халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне уңаеннан “Без ришвәтчелек турында нәрсә беләбез” дип исемләнгән белешмә сәгате үтте.

   Максаты: ришвәтчелек турында төшенчә бирү, аның билгеләре белән танышу;  укучыларга ришвәтчелекнең нәрсә икәнен бала вакыттан ук төшендерү,аның белән көрәшү юлларын аңлату; ришвәтчелекне тормыш шартларында таный белергә, ришвәт китергән зыянга үз фикереңне белдерә белүне аңлату.

     “Ришвәт һәм аның белән көрәш” исемле күргәзмә куелып,укучыларга тәкъдим ителде.

    Кичә уен рәвешендә үтте. “Ришвәтчелек нәрсә ул?”дигән сорауга җавап табылды, ришвәтчелекнең сәбәбләре саналды,”Игътибарлылык уены” уйнатылды.Бу уенда укучылар “Взятка бирүче”не таптылар, “Взятка алучы”ны хөкем иттеләр.