Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Интернет челтәрендә куркынычсызлык"

Бөтендөнья куркынычсыз интернет көне ел саен февральнең икенче сишәмбесендә билгеләп үтелә. Шул уңайдан без мәктәп яшендәге укучылар арасында "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" темасына блиц-сораштыру уздырдык. Чара укучыларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү, заманча мәгълүмати-телекоммуникацион мохиттә үз-үзеңне җаваплы һәм куркынычсыз тоту күнекмәләрен үстерү юлы белән укучыларның информацион иминлеген тәэмин итү максатыннан уздырылды. Китапханәче укучыларга компьютер бәйлелеге турында “Сәер табылдык” әкиятен сөйләп, укучыларның уй-фикерләрен барлап, сораулар ярдәмендә телдән сораштыру уздырды.
Сораштыруда төрле яшьтәге 20 укучы катнашты. Укучылар арасында үткәрелгән « Интернет челтәрендә куркынычсызлык» анкетасы нәтиҗәләре сорашып белешүдә катнашучыларның 74% ы Интернетта нинди куркыныч булуы белән таныш булуын күрсәтте. Әмма ничек файдаланырга , интернет-куркыныч урын булуын катнашучыларның 26% аңлап бетерми булды. Китапханәче укучыларга “Безопасный интернет” буклетлары өләшеп, онлайн технологияләреннән куркынычсыз файдалану турында мәгълүмат белән танышырга, челтәрдә аралашу культурасын, кагыйдәләрне онытмаска чакырды