Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы"

2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, укучыларга милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, саклау, халык иҗаты, ,чигү сәнгате , халык һөнәрчелеге белән кызыксынуларын үстерү максатыннан "Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы" дип исемләнгән чара узды. Чара башында китапханәче укучыларны "Халкыбызның милли җәүһәрләре" күргәзмәсе аша чигүле эшләнмәләр, аларның хәрберсенең үзенә хас бизәкләренә игътибар юнәтеп башлады сүзне. Элеке заманда өйләрне чигүле эшләнмәләр белән бизәүләре, бу эшкә кызлар кечкенәдән өйрәтелә башлап, кияүгә чыкканда үзенә чигүле бирнәләр әзерләргә тиеш булганлыгын аңлатып сөйләде. Кулдан чигеп эшләнгән намазлыкларны карап, күп еллар узса да үз төсен югалтмавына, зәвыклы итеп чигелешенә игътибар иттек. "Халкыбызның күңел бизәкләре" альбомын карап, халкыбызның бизәнү , көндәлек куллану әйберләрнең матурлыгын карадык.
" Бу хәзинәләребез – алар безнең байлыгыбыз.Алар - милләтебез төсе, рухи ядкарьләребез.Ә кешегә алтын көмештән дә бигрәк, рухи азык,туган ил, туган тел кирәк.Ә туган җир ул – синең бишегең, әбиең кадерләп саклаган намазлык, бишек, сөлге.... .Ә иң кыйммәтле хәзинә – синең туган телең! Аны кадерләп саклыйк, үстерик һәм хөрмәтлик.Туган телебез сандык төпләренә төшә күрмәсен, берүк! "-дип , милли уеннар "Йөзек салыш", "Яулык алыш" "Түбәтәйле" уеннарын оештырдык.