Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Туган телем үз телем, туган телем үз көнем" китап күргәзмәсенә күзәтү

Авыл клубында авыл Советының отчет җыелышы булып узды. Җыелыш алдыннан китапханәче Локманова Г.Х., авыл халкына,  Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган "Туган телем үз телем, туган телем үз көнем"дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды..Һәр тел матур һәм бай. Телебезнең ни дәрәҗәдә матур һәм бай булуын күрү өчен аны яхшы белергә кирәк"-дип , бөек шәхесләрнең тел турындагы канатлы сүзләрен искә төшерде. Тел турында татар халык мәкалләренең никадәр зур мәгънәгә ия булуын сөйләп, үрнәкләр китерде. Телебезнең бөеклеге һәм байлыгы турында, аның чисталыгын бозудан сакланырга чакырды. Телебез югалмасын дисәгез, зур сүзлек запасы булсын өчен, мөмкин кадәр күбрәк китап укырга өндәп чыгыш ясады ул.
Ахырдан Арча мәдәният йорты үзешчәннәре тарафыннан концерт программасы тәкъдим ителде. Концертта татар телендә заманча җырлар белән беррәттән, татар халык җырлары , ретро җырлар да яңгырады.