Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Китаплар иленә сәяхәт"

Китапка,укуга кызыксыну тәрбияләү максатыннан мәктәпкәчә яшьтәге укучылар өчен "Китаплар иленә сәяхәт" дип исемләнгән викторина узды. Китапханәче сүзне китапның килеп чыгышы, китап язу тарихы турында сөйләп башлады. Китапны саклау кагыйдәләре белән таныштырды. "Балачак китаплары" күргәзмәсе тәкъдим итеп , матур рәсемле китаплар карадык. Матур әдәбият әсәрләре буенча сораулар биреп, әдәби геройлар турында табышмаклар чиштек. Чара ахырында балалар тәрбияче апалары белән уку өчен китаплар сайлап алдылар. Китапханәче балаларны әти-әниләре белән дә даими килеп йөрергә чакырды.