Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“900 көнлек блокада”

Ел саен 27 гыйнварда илебездә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне  билгеләп үтелә. Ленинград камалышыннан тулысынча котылуның 77 еллыгы уңаеннан китапханәдә “900 көнлек блокада” дип аталган тематик чара үтте.Чарада китапханәче укучыларга "Блокада Ленинграда" презентациясе ярдәмендә Ленинград камалышы, ул чактагы йончыткыч көннәр, барлык авырлыкларга түзеп, үлемне җиңгән кешеләр турында сөйләде.