Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Туган телем -бөек анам теле"

2021 ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан урта яшьтәге укучылар белән "Туган телем- бөек анам теле"дип исемләнгән кичә узды. Китапханәче укучыларга "Туган телем үз телем, туган илем үз өем" китап күргәзмәсен тәкъдим итте, туган тел, туган ил турында мәкальләр белән таныштык. Габдулла Тукайның "Туган тел" шигыре буенча фикер алышып, башка язучыларның туган телебезне зурлап язган шигырьләрен укыдык. Туган телебезне ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау максатыннан , сүздән яңа сүзләр таба белүләрен тикшердек. Туган телебездә аралашудан оялмаска, үз илебездә үз телебезне саклау мөһимлеген аңлаттык.