Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Онытылмасын гореф-гадәтләр"

Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү максатыннан «Ак калфак» оешмасына йөрүче хатын-кызлар белән “Онытылмасын гореф-гадәтләр” дип исемләнгән кичә үткәрдек.
Кичәгә әзерлек эше буларак чигүле эшләнмәләр, борынгы намазлык, тәсбихлар барланды. “Ак калфаклы халкым мәңге яшәр” күргәзмәсе аша ,китапханәче чигү сәнгате, бу сәнгатнең бүгенге көндә тиңсез хәзинә икәнен искәртеп сүз башлады . Кулдан эшләнгән намазлыклар, тәсбихлар каралды. Һәр катнашучы үзе алып килгән намазлык, тәсбихларның үзләренә кемнән истәлек булып калуын сөйләделәр. Илгизә апа Гыйльманова әнисенең истәлекле кул эшләре белән уртаклашты.
Кичәнең икенче өлешендә өлкәннәр үзләре уйнап үскән, “Йөзек салыш” , “Тукмаклы” “Капкалы”, “Ачык авыз” уеннарын уйнады, уен җәзасы буларак мәкальләр, тизәйткечләр , әдәби әсәрләр буенча сораулар, кызыклы “җәзалар” бирелде. Бирелгән сүздән яңа сүзләр уйлап , “Көйне таны” уенында татар халык җырларын таныдык . Кичә бик күңелле, матур һәм җылы атмосферада үтте. Өлкәннәребез яшьлек еллары хәтирәләрен яңартып, күңелле ял оештырган өчен “рәхмәт” әйтеп таралаштылар.Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү максатыннан «Ак калфак» оешмасына йөрүче хатын-кызлар белән “Онытылмасын гореф-гадәтләр” дип исемләнгән кичә үткәрдек.
Кичәгә әзерлек эше буларак чигүле эшләнмәләр, борынгы намазлык, тәсбихлар барланды. “Ак калфаклы халкым мәңге яшәр” күргәзмәсе аша ,китапханәче чигү сәнгате, бу сәнгатнең бүгенге көндә тиңсез хәзинә икәнен искәртеп сүз башлады . Кулдан эшләнгән намазлыклар, тәсбихлар каралды. Һәр катнашучы үзе алып килгән намазлык, тәсбихларның үзләренә кемнән истәлек булып калуын сөйләделәр. Илгизә апа Гыйльманова әнисенең истәлекле кул эшләре белән уртаклашты.
Кичәнең икенче өлешендә өлкәннәр үзләре уйнап үскән, “Йөзек салыш” , “Тукмаклы” “Капкалы”, “Ачык авыз” уеннарын уйнады, уен җәзасы буларак мәкальләр, тизәйткечләр , әдәби әсәрләр буенча сораулар, кызыклы “җәзалар” бирелде. Бирелгән сүздән яңа сүзләр уйлап , “Көйне таны” уенында татар халык җырларын таныдык . Кичә бик күңелле, матур һәм җылы атмосферада үтте. Өлкәннәребез яшьлек еллары хәтирәләрен яңартып, күңелле ял оештырган өчен “рәхмәт” әйтеп таралаштылар.