Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Искечә Яңа ел.

Үзе иске, үзе яңа булган бәйрәмне каршы алу күптәнге гадәтләрнең берсе. Бу ел да искәрмә булмады, без кич белән авылдашларыбыз белән бергә, саф һавада Иске Яңа елны кызыклы уеннар уйнап күңел ачтык..Чараның башында китапханәче Локманова Г.Х. бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, заманча һәм борынгы гореф-гадәтләр, йолалар турында сөйләде. Кыш бабай белән Кар кызы килде. . Алар Яңа ел белән котлап, кызыклы уеннар оештырдылар. Барлык кунаклар шигырьләр сөйләделәр, төрле уеннарда актив катнаштылар. Катнашучылар вакытны бик яхшы үткәрделәр.Бәйрәм барысына да ошады – бу аларның елмаюлы йөзләреннән күренә иде.


https://www.instagram.com/shekinskaya_bibl51 / битендә  китапханәче Иске Яңа ел тарихы турында мәгълүмат бирде. Мәгълүмат барлык әбүнәчеләргә дә кызыклы иде.