Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Хәлең ничек ветеран?"

Сугыш хатын-кыз йөзе түгел, диләр. Әмма Бөек Ватан сугышы елларында  хатын-кызлар Җиңү хакына ир-атлар белән беррәттән хезмәт куйдылар.  Сугыш хәрәкәтләрендә катнашмаган хатын-кызлар да тылда эшләгәннәр. Еллар узу белән аларның саны да кими. Бүгенге көндә безнең авылда 5 тыл ветераны яши. Алар  безнең авылның иң хөрмәтле өлкәннәре.Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында Татарстанда «Мәрхәмәт-милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән «Сугыш хатын-кыз йөзе түгел»дигән социаль-гуманитар проект старт алды.Проектның төп максаты-ветераннарны хөрмәтләү, патриотизм тәрбияләү һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы хатын - кызларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының батырлыгын саклау.Әлеге проект кысаларында без тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып хәлләрен белештек. Аларны Яңа ел белән котлап, котлау открыткалары, бүләкләр тапшырдык, сәламәтлек, оптимизм, күңел күтәренкелеге теләдек.