"Яңа ел килә безгә"
"Cәламәтлек клубы" на йөрүче балалар өчен "Яңа ел килә безгә" дип исемләнгән чара уздырдык.Китапханәче балаларга Яңа ел бәйрәменең тарихы, гореф-гадәтләре турында сөйләде. Күңелле уеннар уйнадылар, китаплар һәм журналлар укыдылар, брейн – рингта катнашып үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Ике команда арасында ярыш узды. Балалар әдәби-танып-белү сорауларына җавап бирделәр, кроссвордлар һәм башваткычлар чиштеләр, үзләренең зирәклекләрен, һәм логик фикерләү сәләтләрен ныгыттылар.