Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Күңелле каникуллар"

Күңелле каникуллар кысаларында укучылар белән авыл клубына җыелып күңелле уеннар уйнап ял иттек. Чараны китапханәче кызыклы яңа ел уеннарын, ярышулы уеннар белән аралаштырып алып барды. "Уңга, сулга", "Кар бабай әвәлибез".  "Капка" "Кар җыю" "Кармак" һәм башка кызыклы уеннар уйналды. Балалар җырлады да, биеде дә, үзләренең көчен дә сынашты бу көнне. Тамаша тәмамланганнан соң балаларга татлы бүләкләр тапшырылды, ә иң мөһиме-чарада  катнашучы һәр бала,  бик күп якты хис-кичерешләр алды , ә кышкы каникуллар алар өчен онытылмаслык бәйрәм булады.